Поиск

Апрель тезислары, яки инкыйразны ничек туктатырга

Соңгы елларда татар халкының инкыйразга зур тизлек белән баруын мин астагы факторлар белән бәйләр идем. Рәсәйнең сәясәте милли мәгарифне, милли телләрне бетерүгә юнәлгән булса да, безнең рәсми түрәләребез дә соңгы 25 ел шул сәясәткә каршы бик үк килмәделәр. Конституциябезгә, Дәүләт Советы карарларына төкереп, татар телен гамәлгә кертү һәм Татар университетын ачу эшләрен башкармадылар, ә чынын әйткәндә, теләмәделәр.

Чынында аларның теләге — бай милли буржуазия булу түгел, ә бик бай компрадор космополит колониаль буржуазия булу теләге иде. Һәм алар бу максатка ирешкәннәр дә. Нәтиҗәдә татар халкы хуҗасыз-җитәкчесез калды. Татарстанның мәгариф системасы хәзер тулысынча Рәсәй кулында. Демократия заманы дип, теләсә нинди татар мәктәбендә теләсә нинди татар укытучысы ата-аналарны җыя да, фәннәрне рус телендә укытырга балалар өчен файдалырак булыр дип, бу мәсьәләне тавышка куя да, шундый митинговый юл белән үз максатына ирешә.

Миңа мондый алымнар 1-нче Дөнья сугышында рус фронтында 1917 елда атакага чыгаргамы, юкмы дигән мәсьәләне митингта хәл итүне хәтерләтә, чөнки фронтта хуҗа-җитәкче юк иде. Менә безнең мәгариф системабыз да, демократиягә күчәбез дип, чын татар хуҗасыз калды.

Күз алдына китерегез, мәсәлән, Мәскәүнең рус мәктәпләрендә, хәзерге заманда инглиз теле файдалырак дип, укытучылар ата-аналарны җыеп, демократия заманасы дип, митинг ысулы белән укытуны инглиз теленә күчерә башласалар, аларны төрмәгә утыртырлар иде, чөнки рус халкының җитәкчесе-хуҗасы бар, алар Америка-Англия культура-сәясәтенең халык эченә керүен теләмиләр.

Милли стратегиябез кысаларында да барган сөйләшүләр дә бик гомуми, глобаль һәм 50 елга алга исәпләнгән планнар турында алып барыла. Төп идея — татар культура дерәҗәсен дөньяви кимәлгә күтәрү зарур. Янәсе, безнең культурабызны Америка, Аурупа, бөтен дөнья танысын да, аннары безнең балаларыбыз да, башка халыклар да татар телен бик теләп өйрәнә башларлар, имеш. Бу факт, татар һаман да үз җирендә хуҗа булмавын, башкаларга яраклашырга тырышуын күрсәтә.

Ә чынында, йортыбыз яна, алдан утны сүндерергә кирәк бит. Ягъни, тиз арада конкретрак эшләр башкарырга кирәк. Беренче адымнарыбыз сәяси яссылыкта эшләнергә тиеш.

1. Вакытыннан элек хәзерге Дәүләт Советын таратып, яңа Советны сайлау. Яңа Советның кулында реаль хакимият булырга тиеш, ул хәзерге кебек президентның һәм хөкемәтнең курчагы булырга тиеш түгел.

2. Килэсе Дума сайлауларында Татарстаннан хәзерге депутатлар урынына милләтпәрвәр депутатларны сайларга. Идари элитабызны тулысынча яңарту кирәк, чөнки хәзерге элитабызга ышану күптән бетте инде.

3. Милли мәгариф министрлыгын булдырырга, аны милли җанлы кадрлар белән тәэмин итәргә, ул Рәсәй министрлыгыннан бәйсез булырга тиеш.

4. Татар милли университетын ачу. Җитәкчеләребезнең мондый эшләрдә тәҗрибелере бар. Хәтта ике чит телдә: гарәпчә һәм русча, укыта торган Болгар ислам академиясен шалт иттереп кыргый далада бер ел эчендә төзеп куйдылар. Ә туган татар телендә эшли торган университетны 25 ел инде төземиләр.

5. Иң әһәмиятлесе, татар телен гамәлгә кертү буенча адымнар ясау башларга кирәк. Мин бу эшне алып бару өчен Президент карамагында булган Татар телен гамәлгә кертү махсус яңа министрлык оештырыр идем. Фәлсәфәдә «Тел — ул, чынбарлыкның чагылышы гына» (Язык — отражение дествительности») дигән төшенчә бар. Нинди чынбарлык, шундый тел дә булачак. Әлегә кадәр безнең чынбарлыгыбыз — рус дөньясы (русский мир). Безнең бурычыбыз әкренләп булса да, Татар дөньясын барлыкка китерү. Андый дөнья барлыкка килмичә, яисә әкренләп килә башламаса, татар теленең кирәге булмас. Ягъни, аң (тел) яшәеш белән билгеләнә.

6. Бу сәяси адымнарны эшләр өчен, безгә башка милли республикалар һәм Рәсәйдәге бөтен чын демократик оешмалар белән хезмәттәшлектә булырга кирәк. Бу ашыгыч чараларны үткәрмәсәк, татар теленең бетүенә иң күп 25–30 ел җитә. Хәзерге шартларда заман безнең файдага эшләми, ә руслашу, ягъни инкыйраз файдасына эшли. Без милләт буларак бу ситуацияне тамырдан үзгәртергә тиешбез, ә аның өчен югарыда күрсәтелгән чараларга кермичә, без бер ни дә эшли алмыйбыз. Хәзер без «Пан или пропал» ситуациягә эләгергә дучар булдык.

Иң башта бу план буенча зыялыларның, киң җәмәгатьчелекнең фикер алышуын үткәрергә кирәк иде. Нинди иҗтимагый оешма, мәсьәлән, БТК мы, БТИҮ ме, Аксакаллар Шурасы мы бу чара үткәрүне үз өстенә алыр иде?

Милләт өчен «Икс» вакыты килеп җитте!

Рафаэль Мөхәмәтдинов

Бөтендөнья Төрки Халыклар Ассамблеясе (БТХА) Координацион Советы әгъзасы, тарих фәннәре кандидаты

3.04.2019 11:42

Поделиться статьей

Чтобы всегда быть в курсе последних событий, подписывайтесь на наш канал в Telegram

Новости по теме